Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте
Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Президентның россиялеләргә мөрәҗәгате 9.00 сәгатьтә башланды.
Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Президентның россиялеләргә мөрәҗәгате 9.00 сәгатьтә башланды. Хәзер запаста торучы гражданнар, шулай ук кораллы көчләр сафында хезмәт иткәннәр, хәрби белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәләре булган кешеләр хәрби хезмәткә чакырылачак.
«Бүген сезгә - илебезнең барлык гражданнарына, төрле буын, яшь һәм милләт кешеләренә, Бөек Ватаныбыз халкына, барыгызга да - зур тарихи Россия берләштергән барлык кешеләргә, Донецк һәм Луганск халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Сүз суверинитетны саклау буенча кирәкле, кичектергесез адымнар турында барачак", - дип мөрәҗәгать итте Путин халыкка.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев