Логотип Идель
Яңалыклар

Путин ташламалы ипотека ставкаларын 12 процентка кадәр арттыруны хуплады

Кредитлар буенча реаль базар ставкасын исәпләсәң, әлбәттә, ул сизелерлек артты. Уртача алганда, ул 20 процентка якын яки күбрәк булырга тиеш иде.

Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Марат Хөснуллинның ташламалы ипотека ставкасын 12 процентка кадәр арттыру һәм авыл, гаилә һәм Ерак Көнчыгыш ипотекалары буенча элеккеге ставкаларны саклап калу турындагы тәкъдимен хуплады. Бу турыда ул Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмә вакытында әйтте.  

«Без, әлбәттә, ипотека базарындагы вазгыятьнең ничек үзгәрүен аңлыйбыз. Кредитлар буенча реаль базар ставкасын исәпләсәң, әлбәттә, ул сизелерлек артты. Уртача алганда, ул 20 процентка якын яки күбрәк булырга тиеш иде. Һәм шунда ук принципиаль позицияне билгеләп үтәм: без махсус ипотека программалары буенча, аерым алганда, гаилә ипотекасы программасына — 6 процент, авыл ипотекасына — 3 процент, Ерак Көнчыгыш ипотекасына — 2 процент ставкаларны үзгәрешсез калдырачакбыз», — диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, ташламалы ипотека ставкасының 12 процентка кадәр артуына карамастан, ул барыбер «базарныкыннан ике тапкыр кимрәк» кала.

Президент шулай ук хәзерге катлаулы шартларда төзүчеләргә ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Сүз җайга салуны гадиләштерү турында гына түгел, ә территорияләрне үзләштерә торган, сыйфатлы заманча торак проектларын алга сөрә торган төзелеш компанияләренә ташламалы кредит бирүдә яңа программаны эшләтеп җибәрү турында да бара.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев