Логотип Идель
Яңалыклар

Путинның Яңа ел мөрәҗәгате 2022 елдагы иң популяр эфир вакыйгасы булган

РФ Президенты Владимир Путинның Беренче каналдагы Яңа ел мөрәҗәгате 2022 елдагы иң популяр аерым эфир вакыйгасы булган.

РФ Президенты Владимир Путинның Беренче каналдагы Яңа ел мөрәҗәгате 2022 елдагы иң популяр аерым эфир вакыйгасы булган. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясендә Mediascope компаниясе мәгълүматларына сылтама белән шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Новогодняя ночь на Первом» телепрограммасының беренче өлеше рейтингта икенче позициядә урнашкан, ә «Россия 1» телеканалындагы «Голубой огонек на Шаболовке» программасы (шулай ук беренче өлеше) популярлыгы ягыннан өченче вакыйга булган.

Мәгълүматларга дүрт яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында Mediascope компаниясе мәгълүматлары нигезендә Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе холдингы тарафыннан анализ ясалган. Mediascope компаниясендә әлеге мәгълүматны расладылар, Беренче канал исә бу уңайдан бернинди дә аңлатма бирмәде.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев