Qaynar лабораториясе чыгышы Бауман урамында бушлай концертлар сериясен ачачак
Июль һәм август айларында Казанның Бауман урамында Yummy Music лейблы резидентларыннан бушлай концертлар сериясе узачак. Аларның беренчесе 22 нче июльдә булачак.
Июль һәм август айларында Казанның Бауман урамында Yummy Music лейблы резидентларыннан бушлай концертлар сериясе узачак. Аларның беренчесе 22 нче июльдә булачак.
Проект Qaynar лабораториясе концертыннан башлана, ул 2019 елның ноябрендә оештырылган. Яз көне башкаручылар үзләренең беренче тулы форматлы Meresimner альбомын чыгарды. Qaynar музыкада синтезатор һәм гитараның винтажлы һәм заманча авазларын думбра һәм саз белән үреп тапшыра. Башкаручылар мәгълүмат дөньясында ялгыз булу, яңалыкларны борчылып уку, Казан активлыгы, язгы урман буйлап йөрү, нәфрәт һәм мәхәббәт турында җырлыйлар.
Чыгыш 19:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте. Лейбл резидентлары җомга көннәрендә Бауман урамы, 19 адресы буенча урнашкан отель янындагы чатта дүрт концерт бирәчәк.
Проект Парклар һәм скверлар дирекциясе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан Yummy Music лейблы һәм Казан интернет-журналы редакциясе белән берлектә оештырылды.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев