Логотип Идель
Яңалыклар

Рәмзия Галимова «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнде

Рәмзия Галимова «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков аны коллективка тәкъдим итте.

Рәмзия Галимова «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков аны коллективка тәкъдим итте.

«Рәмзия Галимова алдына яңа форматлы редакция һәм яшьләр-студентлар контенты булдыру максаты куела», диде Шамил Садыйков редакцияне яңа җитәкче белән таныштырып.

«Алар «Кәеф» медиалабораториясе кысаларында яшьләргә нинди форматлар кызыклы булуын анализладылар. Яшьләр социаль челтәрләрдә яши, видеолар карыйлар, подкастлар тыңлыйлар, мемнар карыйлар. Шушы кызыксынулардан чыгып яңа редакция сәясәте формалаштырылачак», дип дәвам итте ул.

Шамил Садыйков социаль челтәрләрне һәм сайтны үстерү белән бергә басма журналны саклау бурычын да искәртте.

Рәмзия Галимова «Татмедиа»га ышанычы өчен рәхмәтен җиткерде. «Безнең алга амбициоз максатлар куелган. Бүген редакция белән дә утырып сөйләштек. Безне тиздән яшьләр медиасында иң яхшы журнал итеп беләчәкләр», диде ул.

Рәмзия Галимова «Интертат» электрон газетасында, соңгы елларда «Ялкын» журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшләде.
«Идел» журналы» филиалы директоры һәм татар редакциясенең баш мөхәррире Гөлүсә Закирова иде. Журналның рус редакциясен Айсылу Хафизова җитәкли иде.

                                                                                                                                                   Рузилә Мөхәммәтова,татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев