Логотип Идель
Яңалыклар

Рәсем сәнгате конкурсы җиңүчесенә 120 000 сум!

Казан Мэриясе 10 апрель көнне Казан шәһәренең сәнгати образын формалаштыру, шәһәрне сурәтләү максатыннан «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсы игълан иткән иде.

Биредә 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Аларның кайдан булуы мөһим түгел, бәйгедә казанлылар да, Республикабызның һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче рәссамнар да, хәтта чит ил гражданнары да үз көчләрен сынап карый ала. 

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: 1 нче урын - 120 000, 2 нче - 100 000, 3 нче урын - 80 000 сум! 

Гаризалар 15 июльгә кадәр saumykazan@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. 

Әгәр дә сезнең дусларыгыз, танышларыгыз арасында рәссамнар бар икән, әлеге бәйге хакында аларга да хәбәр итегез! 

Бәйгенең нәтиҗәсе буларак җиңүчеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсен оештыру һәм открыткалар җыентыгы чыгару планлаштырыла.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев