Логотип Идель
Яңалыклар

Разил Вәлиев Мәҗит Гафури медале белән бүләкләнде 

Разил Вәлиевнең Гафури турында чыгарган китабын әнә шулай зурладылар.

Татарстанның халык шагыйре Разил абый Вәлиев тагын бер күркәм бүләк иясе булды: Мәҗит Гафури медале белән бүләкләнде. Премияне ТР Фәннәр Академиясендә узган “Милли яңарыш юлында” түгәрәк өстәл утырышында “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” иҗтимагый-мәдәни фонды җитәкчесе Люция Камаева тапшырды. 

Разил Вәлиевнең Гафури турында чыгарган китабын әнә шулай зурладылар. “Җыен” фонды (җитәкчесе Разил Вәлиев) нәшер иткән әлеге китапта Мәҗит Гафуринең әсәрләре, моңарчы архивларда сакланган хатлары, публицистик язмалары һәм иҗатына карата Габдулла Тукай, Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники һ.б. авторларның бәяләмәләре урын алган. 

Разил Вәлиев “Идел”нең “Әдәби портрет” проектында: www.youtube.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев