Логотип Идель
Яңалыклар

Re'ACTOR EDUCATION иҗат кешеләрен җыя

Хәзерге вакытта дүрт юнәлеш буенча теркәлү ачык, болар – музыка, цифрлы медиаконтент, мода һәм дизайн, шигърият.

Re'ACTOR продюсерлык үзәге иҗат эшлеклеләренә ярдәм итүнең икенче бушлай программасына теркәлүне башлап җибәрде: гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Re'ACTOR EDUCATION – 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге иҗади продуктлар тудырырга теләгән авторлар өчен белем бирү акселераторы. Аның ярдәмендә идеяләрне әзер прототипка, иҗади продуктка яки креатив бизнеска кадәр тормышка ашыру мөмкин.

Хәзерге вакытта дүрт юнәлеш буенча теркәлү ачык, болар – музыка, цифрлы медиаконтент, мода һәм дизайн, шигърият. Якын арада тагын ике программага гаризалар кабул итү башланырга тора.

«Бурычыбыз – белем бирү программасын ел саен яхшырту, шуңа күрә быел без һәр юнәлеш буенча профессиональ кураторларны чакырдык. Резидентлардан сыйфатлы проектларның күбрәк булуы мөһим, кураторлар аларны тулы иҗат продуктларына кадәр җиткерер иде», – ди Re'ACTOR PRODUCTION җитәкчесе Олег Федоров.

Чыганак һәм юнәлешләр турында тулы мәгълүмат: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев