Логотип Идель
Яңалыклар

Рекордлы күләмдә торак!

Төзелеш өлкәсендә узган елның төп нәтиҗәләренең берсе — торак тапшыруның рекордлы күрсәткечләре, алар планлаштырылган күрсәткечләрдән 12,8 процентка артты

Татарстанда узган елда рекордлы күләмдә торак төзелгән.

Төзелеш өлкәсендә узган елның төп нәтиҗәләренең берсе — торак тапшыруның рекордлы күрсәткечләре, алар планлаштырылган күрсәткечләрдән 12,8 процентка артты, дип хәбәр итте Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин үз ведомствосының йомгаклау утырышында.

«Пландагы 2 миллион 670 мең квадрат метр урынына 3 миллион 11 мең 451 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды», — дип белдерде Айзатуллин.

Министр үсешнең төп драйверы шәхси торак төзелеше булуын әйтте. Аңа гомуми планның өчтән ике өлеше туры килә. Гомуми мәйданы ике миллион квадрат метрдан артык булган 15,3 мең йорт файдалануга тапшырылган.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев