Ренат Вәлиуллин: Үзегезне һәрдаим камилләштерегез
15 декабрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин белән очрашу булды.
Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты даими рәвештә элеккеге укучылары, хәзерге вакытта төрле урыннарда, югары вазыйфаларда эшләгән студентлары белән төрле очрашулар уздырып тора.
15 декабрь көнне институтыбызда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин белән очрашу булды.
Чараның төп максаты - Ренат Вәлиуллинның авторлыгында КФУ нәшриятында басылып чыккан "Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы -XX йөз башы)" монографисен тәкъдим итү.
Очрашуның башында институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов авторның татар факультеты белән бәйләнеше, татар дөньясында булган киң кырлы эшчәнлеге, студентларны, килгән кунакларны кыскача гына аның тормышы белән таныштырды. Ә Ренат Вәлиуллин үзе туган авылы, ни өчен табиб юнәлеше урнына татар бүлегенә керүе, яшь вакытындагы шуклыкларына караган хатирәләре белән бүлеште.
Очрашу барышында Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәренең ни өчен татар Петербургы дип аталуын аңлатып, Петербургның татар халкы белән якын торуын, бәйләнешле булуын, бу юнәлештә башкарылган эшчәнлекне презентация ярдәмендә дәлилләде. Бу шәһәрдә татар халкының тарихына караган хезмәтләр, татар халкының батырлары, бөек шагыйрьләре хөрмәтенә куелган мемориаллар белән таныштыра барды.
Әмма Ренат Вәлиуллин чыгышын үзенең яңа китабына гына багышламады. Төп максаты - кунакларга туган һәрбер көндә бәхет күрергә өйрәтү иде. Студентлар алдында Ренат Вәлиуллин аларга тормыш тәҗрибәсеннән барлыкка килгән киңәшләрен җиткерде:
1. Һәрбер мизгелегезнең бәхетен күрергә өйрәнегез.
2. Үзегезне яратыгыз.
3. Һәркем үзен үзе булдыра, шуңа үз-үзегезне камилләштерү юнәлешендә эшләгез.
Чыгышының ахырында килгән кунагыбыз, шәхсән минем өчен, алтын булган сүзләрне яңгыратты: "Үзегезнең шәхес икәнегезне беркайчан да онытмагыз".
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев