Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Республиканың әдәби премияләренә кемнәр тәкъдим ителгән?

    Бүген Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы узды. Утырышта республиканың әдәби премияләренә дәгъва кылучылар ачыкланды.

    Бүгенге утырышта Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, Г.Исхакый, Һ.Такташ, Ф.Хөсни, Җ.Вәлиди, Т.Миңнуллин исемендәге әдәби премияләргә Татарстан Язучылар берлеге үз кандидатларын тәкъдим итте. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, хәлләр болайрак:

    Исхакый премиясенә - Рәдиф Сәгъди, Фатих Хөсни премиясенә - Җәүдәт Дәрзаман, Һади Такташ премиясенә - Флера Гыйззәтуллина, Җамал Вәлиди премиясенә - Фәрит Яхин, Туфан Миңнуллин премиясенә Әмир Камалиев тәкъдим ителгән. Хәзер әлеге кандидатларны республиканың мәдәният министрлыгы расларга тиеш булачак. Хәер, утырышта министрлыктан да вәкил катнашканлыктан, премия ияләре инде билгеле дип әйтергә дә мөмкиндер.

    Реклама

    Ә менә республиканың иң дәрәҗәле бүләге - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә өч кандидат узган: Галимҗан Гыйльманов, Тәлгат Галиуллин, Марат Әмирханов. Анысы өчен көрәш әле дәвам итәчәк. Идарә утырышында шулай ук Р.Шәрипов, Р.Кәрами, Ә.Гаффар, Р.Низами кандидатуралары да каралган.

    ФОТО: Безнең мирас

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!