Логотип Идель
Яңалыклар

РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ИФТАРГА ЭЛЕКТРОН БИЛЕТЛАР АША КЕРТӘЛӘР

Татарстанда Республикакүләм ифтары быел 10 нчы тапкыр оештырыла. Авыз ачу мәҗлесе 30 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак.

Татарстанда Республикакүләм ифтары быел 10 нчы тапкыр оештырыла. Авыз ачу мәҗлесе 30 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. 

Дини чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, X Республика ифтары Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. 
Быелгы ифтарның беренче яңалыгы, авыз ачу табынына электрон билетлар аша керергә мөмкин булачак. Республика ифтарында катнашырга теләүчеләр мәчетләргә, мөхтәсибәт, дини оешмаларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Барлык гаризалар Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан каралачак. Электрон билет юнәтә алмаганнарны да кире борып җибәрмиләр, дип ышандырды оештыручылар.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белдергәнчә, ифтарга ашар өчен түгел, ә рухи якны кайгыртып киләләр. Күрешү, берләшү – безнең төп максатыбыз. Адәм баласын ризык белән шаккатырып булмый. Базар-кибетләребездә һәр нәрсәне сатып алырга мөмкин...  
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге 30 апрельдә Ифтарга  ун мең кешене кабул итәргә әзерләнә. Республиканың төрле район-шәһәрләреннән килүчеләр булачак. Шул исәптән чит өлкәләрдән дә кунаклар чакырылган. 

Ифтар мәҗлесенә кунаклар 17:00 сәгатьтә җыела башлый. Кунаклар өчен махсус программа каралган, күргәзмәләр эшлиячәк. Тагы бер яңалык мөселман киемнәре модасы да күрсәтеләчәк. Биредә җәмәгать, ахшам намазы укылачак. Хәләл-маркетта Татарстанның 15 җитештерүчесе үзенең хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк. 

Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак барс Арнеа” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге ярдәме белән оештырыла.

Кызыклы фактлар:
Республикакүләм ифтар мәҗлесендә 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.
Авыз ачучы менюсы – 600 сум. Төп сый-пылау.
Ифтарга азык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье һ.б. сатып алынган.

Казан мөселманнары ифтар мәҗлесенә шәһәр яны поездлары белән килергә мөмкин булачак.
Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:
• Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 30 апрель көнне 16:45 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:15 сәгатьтә кузгала.
• Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 30 апрель көнне 17:40 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 23:00 сәгатьтә кузгала.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев