Логотип Идель
Яңалыклар

Ринат Таҗетдинов юбилей кичәсенә чакыра һәм яшьлек фотолары белән бүлешә

10 март 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе үтә. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

10 март 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе үтә. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төп роль­ләр баш­ка­ра. Зур тем­пе­ра­мент­ка ия, киң ди­а­па­зон­лы, та­лант­лы ар­тист. Аның иҗат би­ог­ра­фи­я­сен без­нең за­ман­даш­лар, та­ри­хи шә­хес­ләр, акыл ия­лә­ре би­зи. Ул алар­ны үзе­нә ге­нә хас ро­ман­тик дәрт бе­лән тор­мыш­чан итеп гәү­дә­лән­де­рә. Шу­лай ук зур ос­та­лык бе­лән ко­мик, тис­кә­ре об­раз­лар да иҗат итә. Артистка көч­ле та­би­гый эмо­ци­я, сәх­нә­дә ки­е­рен­ке кү­ңел ру­хы бе­лән һәм бө­тен йө­рә­ге бе­лән би­релеп яшәү хас. 1989 елдан Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

Роль­лә­ре: Хән­җәр — «Көз­ге ачы җил­ләр­дә», Мир­вә­ли — «Өч ар­шын җир» (А.Гый­лә­җев); Ди­ва­на — «Ай то­тыл­ган төн­дә» (М.Кә­рим); Иль­яс — «Гү­зә­лем Әсәл» (Ч.Айт­ма­тов); Ис­кән­дәр — «Хуш, Наз­лы­гөл!» (М.Бай­җи­ев); Чеш­ков — «Чит ке­ше» (И.Дво­рец­кий); Эзоп — «Кол» (Г.Фи­ге­йре­до); На­дир мәх­дүм — «Сүн­гән йол­дыз­лар», Миң­ле­га­ли — «Зәң­гәр шәл» (К.Тин­чу­рин); Ин­саф — «Ә­ни кил­де» (Ш.Хө­сә­е­нов); Тар­тюф — «Тар­тюф» (Ж.-Б.Моль­ер); Ка­ран­ды­шев — «Бир­нә­сез кыз» (А.Ост­ровс­кий); Са­лих — «Ү­зе­ңә хы­я­нәт ит­сәң» (Д.Вә­ли­ев); Ба­һа­ви — «Һиҗ­рәт» (Н.Исән­бәт); Ко­но­ва­лов — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Ан­то­ний — «Ан­то­ний һәм Кле­о­пат­ра» (В.Шекс­пир); Ха­физ — «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Кол Га­ли — «Кол Га­ли» (Н.Фәт­тах); Му­са — «Моң­лы бер җыр», Аб­дул­ла — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Хә­лиул­ла — «Ил­ги­зәр + Ве­ра», Га­ли­мул­ла — «Ху­шы­гыз!», Нур­га­ли — «Шу­лай бул­ды шул», Нургазиз - «Дивана» (Т.Миң­нул­лин); Иде­гәй — «И­де­гәй» (Ю.Са­фиул­лин); Лет­ренкье — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» (Э.Ла­биш); Хә­нә­ви — «Кү­рә­зә­че», Ән­вәр — «Мин төш күр­дем» (З.Хә­ким); Сок­рат — «Бас­кет­бо­лист» (М.Гый­лә­җев); Ча­бар — «Ка­ра чик­мән» (Г.Ху­га­ев); Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев); Клотальдо – «Тәкъдир» (П.Кальдерон) һ.б.

Чыганак: https://kamalteatr.ru/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Камал театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев