Логотип Идель
Яңалыклар

Рәхим Саттарның әсирлектә язылган шигырьләре интернетка урнаштырылды

Шагыйрь һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы Рәхим Саттарның тууына былтыр 110 ел тулган иде. Юбилей Татарстанда һәм әдипнең туган ягы Башкортстанда билгеләп үтелде.

Шагыйрь һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы Рәхим Саттарның тууына былтыр 110 ел тулган иде. Юбилей Татарстанда һәм әдипнең туган ягы Башкортстанда билгеләп үтелде. Әдәби һәм фәнни-популяр чаралар Милли музей филиалларында киң колач белән уздырылды.

Һәр каләм иясенең иң олы мирасы — кәгазьгә теркәлгән иҗаты. Татар китабы йорты исә каһарман шагыйрьнең шигырьләрен кәгазьдән күчереп, махсус онлайн проектка туплады.

Шигырь текстларының бер өлеше 1966 елда Ил Саттар төзеп бастырган җыентыктан алынган, тоткынлык чорында язылган әсәрләрнең яңартылган корпусын шагыйрьнең оныгы, Милли музей генераль директорының музей предметларын теркәү һәм саклау буенча урынбасары Лилия Саттарова тапшырган.

Рәхим итеп, шигъри мирас белән танышыгыз: yort.tatar/sattar

Проект алга таба да тулыландырылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев