Логотип Идель
Яңалыклар

Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләре»

Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабы тәкъдим ителәчәк.

5 апрель, 15.00 сәгатьтә Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабы тәкъдим ителәчәк. Үткәрелү урыны: «Ногай» кунакханәсе, «Китап club» рестораны (Бауман урамы, 19). Әлеге китапта Роберт Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре: татар әдәбияты классикасын тәшкил иткән балалар шигырьләре, татар эстрадасының алтын фондына кергән җырлары, туры сүзле һәм объектив фикерле публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемәләре урын алды.

Китап Татарстан китап нәшриятында 1500 нөсхәдә басылды.

Әлеге чарага авторның тормыш иптәше, якыннары, туганнары, танылган шагыйрьләр, язучылар чакырулы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев