Логотип Идель
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин исемендәге Фонд ачылды 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кызы Таңсылу әле әтисе исән чагында ук шагыйрь иҗатын популярлаштыру белән янып йөрде.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кызы Таңсылу әле әтисе исән чагында ук шагыйрь иҗатын популярлаштыру белән янып йөрде. Роберт абыйны социаль челтәрләрдә күрү – нәкъ менә кызы идеясе белән башланганын яшерми иде ул. Инде менә Роберт Миңнуллин исемендәге Татар әдәбияты һәм сәнгатенә ярдәм фонды да ачкан Таңсылу, дип хәбәр итә “Шәһри Казан” газетасы. Әтисенең иҗатын сүрелдермәү, халык арасында яшәтү, буыннан-буынга тапшыру кебек максатлардан чыгып эшләнгән ул. 

Беренче чара: Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган “Шигърияткә сәяхәт” исемле республика бәйгесе  

Аны Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештыра. Анда 5 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнаша ала. 

Роберт Миңнуллин “Идел” журналы белән дә дус булды, аралашып яшәде. Ахыргы интервьюны биредә укый аласыз:  http://idel-tat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев