Логотип Идель
Яңалыклар

Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак

Истәлек тактасы куюны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән.

Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак. Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Истәлек тактасы куюны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән.

Истәлек тактасы Казанның Толстой урамындагы 16а йорт диварына куелачак. Анда рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 2000 – 2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде», дип язылачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев