Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Роман Костомаровның хәле тагын кискенләшкән

Мәскәү табиблары Олимпия чемпионы 46 яшьлек Роман Костомаровның гомерен саклап калу өчен көрәшүләрен дәвам итә.

Мәскәү табиблары Олимпия чемпионы 46 яшьлек Роман Костомаровның гомерен саклап калу өчен көрәшүләрен дәвам итә. Ирнең хәле тагын да кискенләшкән – ул икенче мәртәбә инсульт кичергән. Аңа кадәр, гангрена башлану сәбәпле,  спортчының аяк табанын һәм ике кулының бармакларын кискәннәр иде. Шулай ук сепсис сәбәпле, фигуристта менингит башлануы, ягъни баш миенең чиреге зарарлануы билгеле. Ирнең хәле бик авыр булганлыктан, табиблар, алга китеп, аның сәламәтлеге турында нидер әйтергә батырчылык итми.  

Реклама

Белүебезчә, Роман Костомаров салкын көнне ачык һавада чыгыш ясаганнан соң, үпкәсе ялкынсынып, реанимациягә эләккән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев