Логотип Идель
Яңалыклар

Россия буйлап сәяхәтләргә ихтыяҗ кимегән

2023 елда туристлар ялларын Россиядә уздыруны 18 процентка кимрәк планлаштыра.

Россия буенча сәяхәтләргә ихтыяҗ узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 процентка кимегән. Бу турларга бәя арту белән бәйле – аларның хакы 30 процентка күтәрелгән. Бу хакта турлар сатып алу буенча Travelata.ru интернет-кибетенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Россия курортлары чит ил юнәлешләре белән көндәшлекне җиңә алмый. 2023 елда туристлар ялларын Россиядә уздыруны 18 процентка кимрәк планлаштыра. Ләкин, тулаем алганда, җәйгә турлар сату 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артты», – дип сөйләгән интернет-кибетнең маркетинг директоры Олег Козырев.

Аналитиклар әйткәнчә, туристлар өч йолдызлы кунакханәләр урынына дүрт йолдызлылыраны ешрак сайлый башлаган.

«Дүрт йолдызлы кунакханәләрдә урнашуны сайлау 16 проценттан 26 процентка артты», – дип белдергәннәр компаниядә.

Шул ук вакытта туклану каралмаган турларны сату да арта, хәзер ул 47 процентны тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев