Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Россия халыклары телләрен саклауга ясалма интеллект җәлеп ителәчәк

Россиянең мондый тәҗрибәсе бар - ясалма интеллект технологияләре укыту программаларында файдаланылган.

РФ Хөкүмәте һәм "Россия халыклары йорты" IT-компаниясе төрле халыкларның телләрен саклау эшенә ясалма интеллект җәлеп итәчәк. Бу хакта "Хөкүмәт сәгате" барышында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов хәбәр итте.

"IT-компанияләр белән берлектә "Россия халыклары йорты" тел технологияләрен, клавиатура раскладкаларын, онлайн-тәрҗемәчеләрне (ясалма интеллект ярдәмендә) эшләү мәсьәләләрен карый", -диде ул.  Баринов Россиянең мондый тәҗрибәсе бар дип ышандырды - ясалма интеллект технологияләре укыту программаларында файдаланылган.

Реклама

Шул ук вакытта телләрне саклау өчен җаваплылыкны ул милләтләрнең үзләренә йөкләде, ул ассызыклаганча, "тере аралашуны цифрлы технологияләр алмаштыра алмый".

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев