Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә 6 көнлек эш атнасы кертергә тәкъдим итәләр

Санкцияләр һәм бизнеска йөкләнеш арту сәбәпле, Россиядә эш атнасының озынлыгын арттырырга кирәк.

«Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе Хезмәт министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «Известия».

Инициатива авторлары фикеренчә, 6 көнлек эш атнасы Россия икътисадының ныклыгын арттыруга, технологик һәм сәнәгать үсешенә, илнең технологик суверенитетын ныгытуга, ягъни РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларга ирешүгә ярдәм итәчәк.

«Хөкүмәт һәм Үзәк Банкның төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә Россия икътисады һәм милли валютасы һөҗүмгә түзеп кенә калмады, ә стресска чыдамлылыгын да күрсәтте. Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта безнең финанс-икътисади системаның өстәмә инвестицияләргә ихтыяҗы саклана», - дип билгеләп үтелә Ассоциация мөрәҗәгатендә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев