Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә фәкыйрьләр өлеше 13,5 процентка калган

Быел беренче кварталда фәкыйрьләр саны 1 миллион 300 мең кешегә кимегән.

Росстат хәбәр иткәнчә, быел беренче кварталда кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган кешеләр саны 1 миллион 300 мең кешегә кимеп, 19,6 миллионга калган (узган елда 20,9 миллион булган). Фәкыйрьләр өлеше 13,5 процент тәшкил иткән. 2022 елның беренче кварталында бу күрсәткеч 14,3 процент булган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: фәкыйрьлек күрсәткече гадәттә беренче кварталда зуррак була (иң түбән күрсәткеч — ел ахырында, чөнки халык премияләр ала).

Узган елда Россиядә фәкыйрьләр өлеше, тарихта тәүге тапкыр, нибары 9,8 процент тәшкил иткән. Моңа кадәр 2012 елда фәкыйрьлекнең иң аз күрсәткеченә ирешелгән булган (10,7 процент).

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев