Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә мобиль элемтәгә тарифлар артырга мөмкин

Россиянең иң зур элемтә операторлары ел саен тарифларны инфляциядән биш процентка югарырак күтәрүне яклый.

Хакимият мобиль операторларның тарифларын арттырырга рөхсәт итәчәк, дип яза «Коммерсантъ» Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгындагы чыганакларга сылтама белән.

Газета мәгълүматлары буенча, Россиянең иң зур элемтә операторлары ел саен тарифларны инфляциядән биш процентка югарырак күтәрүне яклый. Мондый инициатива челтәрләрне тотрыклы эшләү өчен модернизацияләү кирәклеге белән бәйле, диелә материалда.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев