Логотип Идель
Яңалыклар

Россия Банкы тиздән 100 сумлык яңа акча баса башлаячак

Моннан тыш, тагын биш төрле кәгазь акчаны яңарту күздә тотыла. Яңа 1 мең һәм 5 мең сумлыклар – 2023 елда, 500 сумлык – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыклар – 2025 елда әйләнешкә кертеләчәк икән.

Россия Банкы якындагы айларда 100 сумлык яңа кәгазь акча белән таныштырачак. Банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев Югары икътисад мәктәбендә лекция укыганда шулай дип белдергән, дип яза “РИА Новости” яза.

“Якындагы вакытта мөһим вакыйга булачак. Матбугат конференциясе үткәрелеп, анда яңа акча тәкъдим ителәчәк”, – дигән ул.

Моннан тыш, тагын биш төрле кәгазь акчаны яңарту күздә тотыла. Яңа 1 мең һәм 5 мең сумлыклар – 2023 елда, 500 сумлык – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыклар – 2025 елда әйләнешкә кертеләчәк икән.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев