Логотип Идель
Яңалыклар

Россия галимнәре хәрбиләр өчен чыдамлылыкны арттыра торган ризыклар уйлап тапкан

Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы буенча федераль тикшеренүләр үзәге белгечләре махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен игътибарны яхшырту һәм чыдамлылыкны арттыруга ярдәм итәрдәй махсус ризыклар уйлап тапкан

Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы буенча федераль тикшеренүләр үзәге белгечләре махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен игътибарны яхшырту һәм чыдамлылыкны арттыруга ярдәм итәрдәй махсус ризыклар уйлап тапкан, дип яза “РИА Новости”.

Продуктларның беренче партияләре хәрби хәрәкәт зонасына тестлаштыру өчен җибәрелгән. Җитештерүчеләр "Донбасс" исеме алган продуктларның сәнәгать җитештерүен башлау өчен команда көтә.

Яңа продуктлар игътибарны тупларга, чыдамлылыкны арттырырга, куелган бурычларны сыйфатлы үтәү өчен организмның барлык көчләрен мобилизацияләүгә ярдәм итәргә тиеш, сугышчыларга начар һава шартларын, түбән температураларны, стрессны, арыганлыкны, йокы җитмәүне кичерергә ярдәм итәчәк, дип аңлата галимнәр.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев