Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯ ХАЛКЫНЫҢ ӨЧТӘН БЕРЕ КОРОНАВИРУСТАН ПРИВИВКА ЯСАТКАН

Татарстанда хәзерге вакытта 1,1 миллионга якын кеше вакцинация узган. Республикага бирелгән 1,711 млн. доза препаратларның 63,2%ы файдаланылган.

Россиядә коронавирустан 50 млн га якын кеше прививка ясаган. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Вячеслав Смоленский COVID-19 проблемалары буенча Россия-Кытай конференциясе барышында хәбәр итте, дип яза "Интерфакс".

«Россия Федерациясендә үзебездә җитештерелгән биш вакцина эшләнде һәм теркәлде. Массакүләм вакцинация РФ президенты карары буенча 2021 елның гыйнварында старт алды. 50 миллионга якын россияле прививка ясаткан инде ", - диде Смоленский.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда хәзерге вакытта 1,1 миллионга якын кеше вакцинация узган. Республикага бирелгән 1,711 млн. доза препаратларның 63,2%ы файдаланылган. План нигезендә, төбәктә 2,473 млн кеше прививка ясатырга тиеш.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев