Логотип Идель
Яңалыклар

Россия көнендә "VK очрашу урыны" мультимедиа проекты Казан һәм илнең тагын 9 шәһәрен тоташтырачак

10 июньнән 19 июньгә кадәр VK челтәре Россия көненә багышланган проект оештыра. Россиянең ун шәһәрендә «VK очрашу урыны» мультимедиа порталлары урнаштырылачак

10 июньнән 19 июньгә кадәр VK челтәре Россия көненә багышланган проект оештыра. Россиянең ун шәһәрендә «VK очрашу урыны» мультимедиа порталлары урнаштырылачак, алар халыкка реаль вакыт режимында аралашырга мөмкинлек бирәчәк. Казанда инсталляция Кремль яр буенда булачак.

VK инсталляциясе төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен очрашу урыны булачак. Үтеп баручылар башка шәһәрләрнең тормышын күрә һәм реаль вакыт режимында халык белән аралаша алачак. Видеоэлемтә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Екатеринбург, Калининград, Красноярск, Новосибирск, Ростов-на-Дону һәм «Сириус» федераль территориясен тоташтырачак.

Мультимедиа порталлары тәүлек буе эшләячәк, ә шәһәрләр чират буенча бер-берсен алыштырачак. Әйтик, Казан халкы иртән Владивосток халкы белән аралаша, ә кичен исә Санкт – Петербург тормышын күзәтә һәм Исаакий соборына караган матур фотографияләр ясый алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев