Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯ КӨНЕНӘ ЯҢА КҮРГӘЗМӘ

10 июньдә Татарстан ачыла. Бу – «Россиянең дөньяда роле» Бөтенроссия күргәзмә проектының бер өлеше, проектның инициаторы-РФ Президенты Идарәсе.

10 июньдә Татарстан  ачыла. Бу – «Россиянең дөньяда роле» Бөтенроссия күргәзмә проектының бер өлеше, проектның инициаторы-РФ Президенты Идарәсе. Тамашачылар Татарстанның төрле өлкәләрдә – сәясәттә, икътисадта, фәндә, сәнгатьтә, спортта мөһим казанышларын күрәчәкләр. 

Бу казанышлар регионны РФ субъектлары арасында лидерлыкка чыгардылар, дөнья күләмендә танылу китерделәр. Берничә экспонат беренче тапкыр тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге. 

«Вакыт. Вакыйгалар. Кешеләр» күргәзмәсе республика кунакларын кызыксындырачак. Алар регионның ни өчен алдынгы регионнарның берсе булып саналуын аңлаячак. Казан һәм Татарстан халкы үз кече Ватанының уңышларын күрәчәк. Шунысы игътибарга лаек, проектта ТР Дәүләт Советы музее катнаша.
Covid-19га каршы көрәш өчен «ПОЗиС» АҖ продукциясе үрнәген – вакцина ташу өчен сумка-суыткычны күрергә мөмкин. Нефть каланчасы, Татарстанда җитештерелә торган самолетлар, вертолетлар, кораблар макетлары. Режиссер Марсель Сәлимҗановка бүләк ителгән – «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Кубогы.

Кайбер предметлар беренче тапкыр тамашачыларга тәкъдим ителә. Мәсәлән, «Дакар» раллиенда 5 тапкыр җиңүче – «КАМАЗ-мастер» командасы катнашучысы Эдуард Николаевның комбинезоны. Микроскоп һәм бинокль-Казан оптика-механика заводы продукциясе. Татар операсы солисты – Хәйдәр Бигичевның концерт костюмы.

Халыкара бизнес академиясенең мактаулы әгъзасы – ТРсының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дипломы, Европа Советы Җирле төбәк хакимиятләре конгрессының мактаулы әгъзасы - ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшинның таныклыгы тәкъдим ителә.

Хәзерге уңышларга нигез салынган Совет чоры экспонатлары да бар. Бу – татар сәнгате корифейлары әсәрләре һәм әйберләре – Бакый Урманче скульптурасы, һәм графикасы, композитор Нәҗип Җиһановның ноталы басмалар, япон флейтасы, Натан Рахлинның дирижерлык таягы. Дөньяда бер үк вакытта шашка һәм шахмат буенча мастер булган беренче кеше Рәшит Нәҗметдиновның шәхси – шахматлары. Күренекле галим-якташларыбыз-органик химиядә ачышлар авторлары Александр һәм Борис Арбузовларның лаборатория приборлары.

Казанның фәнни казанышларының берсе турында Journal of Physicsның 1945 нче елгы номерында язылган. Дөнья журналы физик Евгений Завойскийның электрон парамагнит резонансы өлкәсендә төп ачышы турындагы мәкаләсен урнаштыра. Журналның нөсхәсен күргәзмәдә күрергә мөмкин.
Күргәзмә 13 сәгатьтә ачыла. Күргәзмә 5 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Күргәзмәне музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев