Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Россия курортларына юлламаларны Төркиянекенә алыштыра башлаганнар

Әлегә бик аз вакыт узганлыктан, статистика турында әйтеп булмый. Әмма туристлар моның белән кызыксыналар.

Россия туристлары ил курортларына сатып алынган юлламаларын Төркиянекенә алыштыра башлаганнар. Бу хакта РИА Новости Россия Туроператорлар ассоциациясе директоры Майя Ломидзе сүзләренә таянып яза. 

“Россия курортларын Төркиянекенә алыштыралар, моңа ихтыяҗ бар, әмма әлегә алыштыручылар санын төгәл генә әйтеп булмый”, – дигән Ломидзе.

“Интурист” туроператоры хәбәр иткәнчә, юлламаларын Төркиягә алыштыручылар бармак белән санарлык кына. “Әлегә бик аз вакыт узганлыктан, статистика турында әйтеп булмый. Әмма туристлар моның белән кызыксыналар”, – дигән туроператор вәкиле РИА Новости хәбәрчесенә.

Реклама

Әйтүләренчә, юлламаларын алыштырырга теләүчеләр күп булмаса тиеш, чөнки бу асылда туристның туроператор тоткан чыгымнарны каплавын сорый.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев