Россия, Кырым бергә: Казанда "Кырым язы" бәйрәм концерты узды
20 март көнне Бауман урамында «Кырым язы» фестиваленең бәйрәм концерты узды.
20 март көнне Бауман урамында «Кырым язы» фестиваленең бәйрәм концерты узды.
kzn.ru
Сәгать янында урнаштырылган сәхнәдә Казан шәһәре филармониясе солистлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кырымның Россия белән яңадан берләшүенең җиденче еллыгы белән Казанлыларны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров котлады:
«Бүген бирегә шәһәр халкын сөендерү, бәйрәм турында искә төшерү өчен иң яхшы иҗат коллективлары җыелды. Безнең Кырым һәм Севастополь белән тарихыбыз, уңышларыбыз уртак. Балаларыбыз Кара диңгез ярларына ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга йөри, яшьләр берләшмәләре һәм иҗади төркемнәр даими тәҗрибә алмаша. Моннан тыш, 2019 елда без килешү төзедек, аның ярдәмендә безнең хәрби хезмәткә алынучылар Кырым ярымутравында хезмәт итәргә бара. Ышанам ки, безнең дустанә мөнәсәбәтләребез вакытлар үтү белән ныгыр гына».
Концерт Гөлшат Имамиева башкаруында «Чәчәк ат, җирем минем» композициясе белән башланып китте. Шулай ук җыелган халык өчен Резидә Шәрәфиева, Айдар Габдинов, Николай Коновалов, Ләйсән Закирова, Рафаэль Якупов, Алсу Вәлиуллина, Гөлназ Гафурова, балалар һәм яшьләр ансамбльләре һәм башкалар чыгыш ясады. Концерт «Күңелле Волгари» эстрада-фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
Казанның популяр артистларының чыгышларын тыңларга һәм бәйрәмдә катнашырга халык күп җыелган иде. Өздереп биеп, таныш җырларга кушылып җырлап шәһәр халкы рәхәтләнеп күңел ачты.
Кырымны шәһәр китапханәләренең интеллектуаль марафоны кысаларында казанлылар үзләре өчен яңа яктан өйрәнде. Бу көннәрдә укучыларны ярымутрау турындагы легендалар, шулай ук геройларның язмышы Кырым белән аерылгысыз бәйләнгән атаклы әсәрләр белән таныштырдылар. Моннан тыш, шәһәрнең мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре социаль челтәрләрдә онлайн-чаралар оештырды, аларны #КрымскаяВесна һәм #РоссияСевастопольКрым хештеглары буенча табарга мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев