Россия Министрлар Кабинеты фәнне популярлаштыручыларга грантлар белән ярдәм итәчәк
Фәнни-популяр программалар авторлары һәм фәнне популярлаштыручы чаралар оештыручылар хөкүмәттән грант ярдәме алачак. Аның кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады.
Фәнни-популяр программалар авторлары һәм фәнне популярлаштыручы чаралар оештыручылар хөкүмәттән грант ярдәме алачак. Аның кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Грант конкурсларын Фән һәм югары белем бирү министрлыгы үткәрәчәк.
Бер сайлауда теле - яки радиотапшырулар, басма матбугат чаралары һәм башка медиаконтент өчен текстлар язучы авторлар яки авторлык коллективлары катнаша ала. Грант күләме - 1-5 миллион сум. Аларга 2023 елда 90 миллион бүлеп бирелгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Икенче конкурс фәнни фестивальләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештыручылар өчен каралган. Биредә грантлар күбрәк - 20дән 50 миллион сумга кадәр. Аларга 480 миллион бүлеп биреләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев