Россиядә балалар суицидлары саны 37% ка арткан
Узган ел Россиядә балалар суицидлары саны 2020 ел белән чагыштырганда 37% ка арткан.
Узган ел Россиядә балалар суицидлары саны 2020 ел белән чагыштырганда 37% ка арткан. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты киңәшчесе Роман Чуприков сөйләде.
"Ике ел элек шундый 548 очрак теркәлгән булса, узган ел — 753. Балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салулары саны 37,4% ка артты", - ди ул.
Моннан тыш, Чуприков билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләренең күбесендә балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары тулысынча профилактикаланмый. Кызганычка каршы, кайбер төбәкләрдә педагог-психолог вазифаларын тиешле әзерлеге булмаган укытучылар башкара.
Мәскәү психиатрия фәнни-тикшеренү институтының суицидология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Каринэ Кещян сүзләренә караганда, еш кына, суицид омтылышының ахырына кадәр җиткерелмәгәннәре белгечләр игътибарыннан читтә кала. Мондый хәл, ата-аналарның консультациядән баш тартулары аркасында килеп чыга.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев