Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак

Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы 2022 елның август-сентябрь айларында узачак. Конкурсның оештыру комитеты эше турында Дәүләт Думасында Россия халыклары телләрен саклау буенча түгәрәк өстәлдә РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.

«Бу бәйге «Россиянең иң яхшы укытучысы» һәм «Россиянең иң яхшы тәрбиячесе» кебек дәрәҗәле конкурслар сафында булыр», - диде Анна Тимофеева.

Конкурсны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты оештыра.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев