Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә беренче тарихи диктант уза

Россиякүләм тарихи диктант тарихи белемне саклау һәм популярлаштыру, халык арасында Ватан тарихына кызыксынуны арттыру максатыннан уздырыла.

Бүген бөтен Россия буйлап тарихи диктант акциясе уза. Быел беренче тапкыр уздырыла торган чараның төп мәйданчыгы – Казан, проектның фәнни партнёрлары -  Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Россия тарих берләшмәсе. Казаннан тыш тагын егермедән артык мәйданчыкта Россия тарихы буенча белемнәрне тикшерергә мөмкин. Алар арасында Мәскәү, Уфа, Красноярск, Санкт-Петербург, Симферополь кебек шәһәрләр бар. Катнашучылар өчен онлайн мәйданчык та каралган (хәзерге вакытта диктантка теркәлү тәмамланган).

Россиякүләм тарихи диктант тарихи белемне саклау һәм популярлаштыру, халык арасында Ватан тарихына кызыксынуны арттыру максатыннан уздырыла. Акциянең төп оештыручылары – “Волонтеры истории” хәрәкәте.

Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Казан мәйданчыгындагы оештыручылар сүзләренчә, бүгенге тарихи диктантта 78 яшьтәге хатын-кыз катнашырга теләк белдергән. Әлегә ул Казандагы иң өлкән катнашучылардан санала.

Диктант биремнәренә бәхәс тудырмый торган тарихи фактларны кертергә тырышканнар. 40 биремнән торган диктант тест рәвешендә ясалган. Һәр катнашучыга сертификат тапшырылачак, нәтиҗәләр исә 10 ноябрьгә кадәр билгеле булачак, дип белдерде оештыручылар.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев