Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә гомер озынлыгы рекордлы күрсәткечкә җиткән

2022 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә гомер озынлыгы 72,76 яшь (2021 елда – 70,1 яшь) тәшкил иткән.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә гомер озынлыгы 72,76 яшь (2021 елда – 70,1 яшь) тәшкил иткән. Бу хакта РБК Росстатка сылтама белән хәбәр итә.

«Еллык үсеш 2,66 ел тәшкил иткән, бу – 90нчы еллар башыннан бирле максималь күрсәткеч. Росстатның якынча мәгълүматлары шуны раслый», - дип яза басма.

Билгеләп үтелгәнчә, бу пандемия фонында гомер озынлыгы ике ел дәвамында кимегәннән соң булган. 2020 елда гомер озынлыгы – 1,8, 2021 елда тагын 1,4 елга кимегән.

2019 ел белән чагыштырганда, үлем-китем дәрәҗәсе 19 һәм 36 процентка арткан. 2022 елда тенденция уңай якка үзгәргән, әмма барыбер пандемиягә кадәрге күрсәткечтән 6 процентка югарырак булган.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев