Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә кабат җәйге һәм кышкы вакытка күчәргә тәкъдим иттеләр

Хөкүмәткә җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кабат кайтару турындагы закон проекты тәкъдим ителгән.

Хөкүмәткә җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кабат кайтару турындагы закон проекты тәкъдим ителгән. Бу хакта РИА Новости Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеевка (КПРФ) сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк Матвеев җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кире кайтару турындагы проектны әзерләячәге һәм Дәүләт Думасына кертәчәге турында хәбәр иткән иде.

«Җәйге вакытны (сезонлы күчешләрне) кайтару турындагы закон проекты бүген Россия Хөкүмәтенә җибәрелде», - дип язды ул Телеграм-каналында.

Россия 2014 елның көзендә даими кышкы вакытка күчте. 2011 елга кадәр ил елына ике тапкыр, язын һәм көзен, сәгать укларын күчерә иде. Аннары җәйге вакыт белән яшәгән чор да булды.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев