Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә халык санын исәпкә алу өчен цифрлы аналитик платформа эшли башлаячак

Хәзерге вакытта яңа платформага мәгълүмат йөкләнә, ул Росстатка җанисәпкә әзерлек барышын күзәтеп торырга ярдәм итә.

«Халык» цифрлы аналитик платформасын (ЦАП) алда торган Бөтенроссия халык санын алу вакытында башлап җибәрү планлаштырыла. Хәзерге вакытта проект өстендә Росстат һәм Федераль салым хезмәте бергәләп эшли. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков хәбәр итте.

Хәзерге вакытта яңа платформага мәгълүмат йөкләнә, ул Росстатка җанисәпкә әзерлек барышын күзәтеп торырга ярдәм итә. Мәсьәләләр үтәлгән саен, мәгълүмат бер-ике атнага бер тапкыр яңартыла. ЦАП модульләренең бер өлеше октябрь аена – халык санын алу башлану белән эшләтеп җибәреләчәк, дип хәбәр итте П.Малков.

Бу чорга платформа модуле эшләтеп җибәреләчәк, ул үз өстенә халыкның табигый хәрәкәте, туучылар, үлүчеләр, никахлар һәм аерылышулар күрсәткечләре турында мәгълүмат агрегаторы функциясен алачак. ЦАП халык буенча барлык исәп-хисапларны автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа платформа моны реаль вакыт режимында эшләячәк. Татарстанстат билгеләп үткәнчә, ул илдә әлеге ЦАП модулен апробацияләүне уздыручы 5 территориаль статистика органнарының берсе булып тора.

Мәгълүматларны көндәлек яңартуга ЦАП халык санын алу вакытында күчәчәк, бу Росстат тарафыннан һәр планшетта респондентларның күпме җыелуын һәм һәр конкрет торак пунктта халык санын алуның ничек узуын күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.

Билгеле булганча, платформадан  шәхескә карамаган мәгълүматлар барлык категория кулланучылар – хакимият органнары, эшмәкәрлек, экспертлар, халыкара бергәлек өчен мөмкин булачак.

Алдагы халык санын алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа цифрлы форматта узачак. Төп яңалык булып, стандарт яки расланган хисап язмасы булганда, Россия халкы тарафыннан РФ дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Исәпкә алуны шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да узарга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, илдә эпидимиологик хәл аркасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары берничә тапкыр күчерелде.

Хөкүмәт Бөтенроссия халык санын алу сроклары турында карарны 2021 елда кабул итте. Төп этап 1-нче октябрьдән 31-нче октябрьгә кадәр , ә ерак һәм авыр үтеп керә торган территорияләрдә – 2021 елның 20-нче декабренә кадәр узачак.

Халык санын алуның беренчел нәтиҗәләрен Росстат 2022 елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләрне – 2022 елның IV кварталында бастырачак.

Уздыруның расланган сроклары БМО тарафыннан тәкъдим ителгән халык санын алу раунды кысаларында калырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу вакытка Россия халкының күпчелеге яллардан өйләренә кайтачак.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев