Россиядә хәләл кунакханәләр барлыкка киләчәк
Бүген Россиядә хәләл сертификатлары булган кунакханәләр юк, бу мөселман туристларның күп өлешен югалтуга китерә.
Россиядә хәләл кунакханәләр барлыкка киләчәк дип хәбәр итә "Известия". Аккредитация буенча федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, бүген Россиядә хәләл сертификатлары булган кунакханәләр юк, бу мөселман туристларның күп өлешен югалтуга китерә. Мондый кунакханәләр эчке туризмны үстерер һәм килүчеләрнең санын сизелерлек арттырыр дип фаразлыйлар.
Башка илләрдә хәләл кунакханәләр бар. Кагыйдә буларак, аларда кунакларга ризыкны хәләл стандартлар буенча тәкъдим ителә, намаз уку бүлмәләре бар. Шулай ук кунакханәнең эчке өлешендә кешел һәм хайван сурәтләре юк, ә ванна бүлмәләре спиртсыз һәм хайван майларыннан башка ясалган гигиена чаралары белән тәэмин ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев