Россиядә ковид йоктыручылар тәүлегенә 100 меңгә кадәр артырга мөмкин
Күпчелек төбәкләрдә авыручылар арта, кайберләрендә ул тотрыклы һәм хәтта кими, ләкин куркыныч саклана
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында COVID-19 белән авыручылар саны тәүлегенә 100 мең кешегә кадәр артырга мөмкин дип фаразлыйлар. «Андый мөмкинлек бар», - дип белдерде ведомствоның баш инфекционисты Владимир Чуланов. Ул прививка ясатырга һәм битлек киеп йөрергә киңәш итә.
«Күпчелек төбәкләрдә авыручылар арта, кайберләрендә ул тотрыклы һәм хәтта кими, ләкин куркыныч саклана», - диде эксперт «Известия»га.
Чуланов сүзләренчә, чирнең авыр формасы куркыныч төркемнәренә керүчеләрдә генә булмаган.
«Үлүчеләр саны буенча август мәгълүматларын анализладык. Үлгәннәрнең абсолют күпчелеге 8 ай элек ревакцинация узган», - дип хәбәр итте ул.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев