Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә мобилизация турындагы барлык сорауларга җавап бирүче чат-бот булдырылды

Чат-ботка бирелгән барлык сораулар да турыдан-туры РФ Оборона министрлыгына җибәрелә, шуннан соң җаваплар чат-ботта пәйда була.

«Объясняем.рф» порталында «Помощник Объясняем.рф» чат-ботын эшләтеп җибәрделәр. Анда өлешчә мобилизация турындагы бүлек тә өстәлгән. Чат-ботка бирелгән барлык сораулар да турыдан-туры РФ Оборона министрлыгына җибәрелә, шуннан соң җаваплар чат-ботта пәйда була.

«Помощник Объясняем.рф» өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылыштан азат итү өчен законлы нигезләмәләр һәм мобилизацияләнергә тиеш булган сәламәтлек категорияләре исемлеге, шулай ук повестка тапшыру һәм алу тәртибе турында да сөйли ала.

Моннан тыш, бот төрле белешмә мәгълүмат та бирә ала. Дөрес булмаган мобилизация очрагында кешегә «122» хезмәтенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта РФ циффрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыматбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев