Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә шикәргә бәяләр әкренләп төшә

Россиядә шикәргә бәяләр икенче атна рәттән төшә.

Россиядә шикәргә бәяләр икенче атна рәттән төшә. Бу хакта РИА Новости яза.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 16 апрельдән 22 апрель аралыгында Россиядә шикәр бәясе уртача 1,07 процентка кимегән. Узган атнада, 9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр, шулай ук шикәр бәясе 0,34 процентка түбәнрәк булган. Әмма ел башыннан шикәр бәясе 51,35 процентка арткан.

Росстат мәгълүматлары буенча, шулай ук йомыркага, тавык итенә бәяләр төшә, ә карабодай, дөге, тары ярмасына бәяләр кыйммәтләнә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев