Россиядә туристлык кешбэгы программасына тагын 3,5 млрд сум бүлеп биреләчәк
Туристлык кешбэк программасы буенча юлламаларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Россия Хөкүмәте аны озайтуга тагын 3,5 млрд сум бүлеп бирәчәк.
Туристлык кешбэк программасы буенча юлламаларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Россия Хөкүмәте аны озайтуга тагын 3,5 млрд сум бүлеп бирәчәк.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт рәисе акциянең вакытын 15 апрельгә кадәр озайтырга карар ителүен искәртте. Бу хакта Кабминның Telegram-каналында хәбәр ителә.
«Узган атнада Дәүләт Думасында хисап вакытында Хөкүмәтнең аны 15 апрельгә кадәр озайтырга карар кылуы турында сөйләдем. Шулай булгач, тагын бер ярым миллионнан да ким булмаган безнең граждан юллама сатып ала һәм Россиядә ял итә алачак. Мондый чараны гамәлгә ашыруга 3,5 млрд сум юнәлтәбез», - диде ул.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев