Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә уртача хезмәт хакы 55 меңнән арткан: иң бае кемнәр?

2020 елның июленнән 2021 елның җәй уртасына кадәр Россиядә уртача хезмәт хакы 8,8 процентка арткан.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә уртача хезмәт хакы 55170 сум тәшкил иткән. Статистик мәгълүматлар июль  ае нәтиҗәләре буенча ясалган. 2020 елның июленнән 2021 елның җәй уртасына кадәр Россиядә уртача хезмәт хакы 8,8 процентка арткан.

Иң югары хезмәт хаклары нефть өлкәсендә эшләүчеләрнеке: 176628 мең. Ел дәвамында аларның эш хакы 30 процентка арткан.

Төзүчеләр быел 18 процентка, автосалон һәм автосервис хезмәткәрләре 15 процентка акчаны күбрәк эшли башлаган. Кәгазь һәм азык-төлек комбинатларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 11-13 процентка, һава транспортында хезмәт куючыларныкы 17 процентка үскән.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев