Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә яз 3 градуска җылынган

Россиядә глобаль җылынуның төбәк үзенчәлеге шунда ки, уртача температура күтәрелү буенча лидер булып кыш түгел, ә яз тора

Россиядә глобаль җылынуның төбәк үзенчәлеге шунда ки, уртача температура күтәрелү буенча лидер булып кыш түгел, ә яз тора, ди Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) климат программасы директоры Алексей Кокорин.

Бөтен Россиянең кызык үзенчәлеге дип ул соңгы 40-50 ел эчендә нәкъ менә яз җылынуын билгели. "Яз айларында һаваның уртача температурасы ун ел эчендә якынча 0,6 градуска арта. Ягъни, Россиядә яз соңгы ярты гасыр эчендә генә өч градуска җылынды , - диде Алексей Кокорин Sputnik радиосына интервьюсында.

Климатолог билгеләп үткәнчә, Россиядә башка сезоннар шулай ук җылына төшә, әмма яз алдынгы урында. "Элек Россиядә кыш тизрәк җылыначак дип уйланылган иде. Нәтиҗәдә, ун ел эчендә 0,6 градуска яз җылына, 0,5 градуска - көз һәм кыш, бары тик 0,4 градуска - җәй. Ягъни, яз тулаем Россия буенча җылыну лидеры булды ", - дип билгеләде Кокорин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев