Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯЛЕЛӘР "КАРА КӨН"ГӘ ӘЗЕРЛӘНӘ

Россия халкы акчаны "кара көн"гә дип ешрак туплый башлаган, әмма аларның күбесе җыелган сумма күп дигәндә өч айга җитәчәк, дип саный.

Россия халкы акчаны "кара көн"гә дип ешрак туплый башлаган, әмма аларның күбесе җыелган сумма күп дигәндә өч айга җитәчәк, дип саный. Бу хакта РБК "Росгосстрах Жизнь" компаниясе һәм "Открытие" банкы белгечләре, А2 тикшеренү үзәге белән берлектә, үткәргән сораштыру мәгълүматларына сылтама белән яза.

Бүгенге көндә финанс "мендәре" булу турында респондентларның 79 проценты белдергән. Узган елда андый кешеләрнең исәбе 50 процент кына булган. Сораштырылганнарның күпчелек өлеше - 58,5 проценты - йөз мең сумга кадәр акча туплый алган. 100 меңнән 300 меңгә кадәр 38 проценты җыйган, 300 меңнән алып миллионга кадәр - ике процент, ә миллионнан артык - процент ярым.

Керем югалту очрагында янга калдырылган акчага яшәү мөмкинлегенә килгәндә, россиялеләрнең күбесе (62 процент) әлеге акчалар күп дигәндә өч айга җитәчәк, дип саный. Унтугыз проценты - өч-алты айга, 15 процентка - ярты елга, ике процентына - бер-өч елга җитәрлек дип белдергән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев