Логотип Идель
Яңалыклар

Россиялеләр стресс кичерә

Психологка барырга теләгән россиялеләр саны арткан: февральдән март аена кадәр күрсәткеч 23 процентка үскән.

Һәр икенче россияле стресс һәм борчу артуына зарланган, дип яза РБК "Доктор рядом" һәм hh.ru сервисы сораштыруына сылтама белән. Тикшеренүләр буенча, иң зур стрессны Түбән Новгород (сораштырылганнарның 90%), Казан (73%) һәм Мәскәү (72%) халкы кичерә.

69% россияле аларның стресс дәрәҗәсе артуын белдергән, 52% ы күбрәк борчыла башлавын билгеләп үтә, ә 17% сораштырылучыларның борчулары арткан, "ләкин критик дәрәҗәдә түгел".

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, бер үк вакытта психологка барырга теләгән россиялеләр саны арткан: февральдән март аена кадәр күрсәткеч 23 процентка үскән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев