Россиялеләрнең 70 проценты Яңа ел чараларын уздыру яклы
Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге, Украинада барган махсус хәрби операциягә карамастан, Яңа елны бәйрәм итүнең традицион форматларын – балалар өчен чыршы бәйрәмнәрен, урамнарны һәм сәүдә үзәкләрен бизәүне саклап калуны яклап фикерен белдергән.
Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге, Украинада барган махсус хәрби операциягә карамастан, Яңа елны бәйрәм итүнең традицион форматларын – балалар өчен чыршы бәйрәмнәрен, урамнарны һәм сәүдә үзәкләрен бизәүне саклап калуны яклап фикерен белдергән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Аерым алганда, сораштыруда катнашучыларның 70 проценты «хакимият яңа иллюминация һәм бизәү әйберләре сатып алудан баш тартса, шәһәрләрне бәйрәмчә итеп бизәүне яклаган», ә 14 проценты яңа иллюминация алуга тотылган чыгымнарны да хуплаган.
Моннан тыш, сораштырылучыларның 85 проценты кибет, сәүдә үзәкләре һәм ярминкәләрне бәйрәмчә бизәүне яклап фикер белдергән, ә 37 проценты аларның гадирәк булуын тели. Сораштыруда катнашучыларның 89 проценты урамнарда һәм мәйданнарда бәйрәм чыршыларын урнаштыруны хуплый (җавап бирүчеләрнең 34 проценты гадирәк бизәлешне сайларга тәкъдим иткән).
Респондентларның барысы да диярлек – 96 процненты, киләсе елның килүен бәйрәм итүнең балалар бәйрәмнәре һәм Яңа ел чыршылары кебек форматын саклап калырга тели.
Шул ук вакытта, бәйрәм фейерверкларыннан россиялеләрнең 54 проценты баш тартырга әзер (алар фикеренчә, салютлар дәвам итә торган сугыш хәрәкәтләре турында искә төшереп торырга мөмкин). Сораштырылучыларның 44 проценты гына салютларсыз бәйрәм итәргә әзер түгел.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев