Яңалыклар
Россиянең 11 төбәгендә кабаттан мәҗбүри битлек кию кертелде
Федерациянең калган субъектларында медицина учреждениеләренә барганда гына битлекләр киеп йөрергә кирәк
Архангельск, Белгород, Түбән Новгород, Сахалин, Смоленск һәм Ульяновск өлкәләре, Алтай, Бурятия һәм Тыва Республикалары, шулай ук Байкал арты һәм Хабаровск крайларында яшәүчеләр янә битлек киеп йөри башларга тиеш.
Федерациянең калган субъектларында медицина учреждениеләренә барганда гына битлекләр киеп йөрергә кирәк, дип хәбәр итә ТАСС.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова сүзләренчә, 50 төбәктә коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев