Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯНЕҢ 6 ТӨБӘГЕ ВАКЫТЫННАН АЛДА ЭШЛӘМИ ТОРГАН КӨННӘР КЕРТТЕ

Мондый карарны җирле хакимият коронавирус пандемиясе белән вәзгыять кискенләшүе аркасында кабул итте. Мәҗбүри яллар барлык бу регионнарда 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Эшләми торган көннәр вакытыннан алда Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләрендә һәм Пермь краенда башланды. Мондый карарны җирле хакимият коронавирус пандемиясе белән вәзгыять кискенләшүе аркасында кабул итте. Мәҗбүри яллар барлык бу регионнарда 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада РФ президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакын саклап калу шарты белән эшләми торган көннәр игълан итте. Ул төбәк башлыкларын кирәк булган очракта ял көннәрен 23 октябрьдән кертү һәм аны 7 ноябрьдән соң озайту мөмкинлеген бирде.

Кайбер төбәкләрдә яллар шулай ук бер атнадан озаграк дәвам итәчәк. Аерым алганда, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә эшләми торган көннәр 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, Саратов өлкәсендә - 27 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, Төньяк Осетиядә - 26 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр билгеләнгән.

Татарстан Республикасы хакимияте өстәмә эшләми торган көннәр билгеләүдән баш тартты - яллар республикада 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев