Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРЕ: ТАТАРСТАННАН - АЛТЫ

Татарстанның алты мәктәбе Россиядә көндәшлеккә сәләтле мәктәпләр исемлегенә кергән.

 Татарстанның алты мәктәбе Россиядә конкурентлыкка сәләтле мәктәпләр исемлегенә кергән. Бу — 2021 ел өчен RAEX агентлыгы төзегән һәм үз эченә 100 белем бирү учреждениесен алган мәктәп рейтингы исемлегеннән күренә.

«Конкурентлыкка сәләтле мәктәпләрнең өчтән икесе — 35е Мәскәүдә. Топ-100 гә кергән мәктәпләрнең унбере Мәскәү өлкәсендә, унысы — Санкт-Петербург шәһәрендә, алтысы — Татарстанда һәм биш мәктәп - Чиләбе өлкәсендә», — дип яза ТАСС.

Шул ук вакытта рейтинг агентлыгы ел саен мәктәпләре топ-100гә керүче регионнар саны артуын да билгели. 2018 елда Россиядәге мондый субъектларның саны 22 булган, 2019 елда — 24, ә 2021 елда — 27.

Моннан тыш, Идел буе федераль округының иң яхшы егерме мәктәбе арасында Татарстанның мәгариф учреждениеләре аеруча игътибарга лаек. Округ топына республиканың дүрт мәктәбе кергән. Шул ук вакытта Казанның 131нче номерлы лицее — беренче, КФУның Николай Лобачевский исемендәге лицее өченче урынны алган.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев